Әлмәттә антинаркотик комиссиянең эш йомгаклары

2014 елның 20 декабре, шимбә
Әлмәттә антинаркотик комиссиянең 2014 елгы эш йомгакларына багышланган чираттагы утырышы булды. Район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова үткәргән бу чарага комиссия әгъзаларыннан тыш авыл башлыклары, предприятие җитәкчеләре, уку йортлары вәкилләре чакырылган иде.

Докладлар белән УФКСНның Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Вадим Петров, наркология диспансерының баш врачы Сирень Халиков, шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев, район башкарма комитетының җәмәгатьчелек һәм матбугат органнары белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев чыгыш ясады.

2014 ел башыннан наркоконтрольнең Әлмәт районара бүлеге тарафыннан 94 җинаять эше кузгатылган. 14 җинаятьчел наркотөркемнең эше туктатылган, 6 наркопритон ачыкланган, 10 кг чамасы наркотик матдә законсыз әйләнештән алынган. 2014 елда 21 кешегә беренче тапкыр “наркотик матдәләргә бәйлелек стиндромы” дип диагноз куелган. Авыручыларның саны 2013 ел белән чагыштырганда 12,5%ка кимрәк.

Комиссия наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешен булдырмау өчен көрәшнең төрле юнәлешләрен эченә алган карар кабул итте.

Утырыш ахырында Әлмәт районы антинаркотик комиссиясенең 2015 елга эш планы расланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International