“Татнефть” ААҖ эшләнмәсен Германиядә кулланалар

2014 елның 20 декабре, шимбә
«Татнефть» Германиядә газны күкерт һәм водородтан чистарту өчен корылма эшләүгә патент алды. Эшләнмә ТатНИПИнефть институты һәм Германиянең «СенсКат ГмбХ» компаниясе белгечләре хезмәттәшлегендә гамәлгә куелды.

Германия компаниясе Көнбатышта Бөгелмә институтының нефть газларын чистарту процессларында сыек фазалы процессларны куллану өлкәсендә корылмаларны гамәлгә куя.

«СенсКат ГмбХ» күкерт һәм водородтан чистарта торган мондый корылмаларны Германиядә кертү инициативасы белән чыкты, аерым алганда, киләчәктә аны Германиядә газ электр станцияләрендә биогазларны һәм калдык газларны юкка чыгаруда куллану ниятләнә.

Бу корылма ярдәмендә 99 проценттан артык күкерт һәм водород юкка чыгарыла, ул теләсә нинди газ басымында эшли. Калдыклар – күкерт һәм су - тулысынча экологик нормаларга туры килә һәм утильләштерергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International