«РИТЭК» Татарстанда бер елда миллион тонна нефть чыгарган
2014 елның 20 декабре, шимбә
«РИТЭК» ААҖ Татарстанда беренче тапкыр бер елда миллион тонна нефть чыгарган. Бу хакта журналистларга “Татар-информ” МА нда матбугат конференциясендә «ЛУКОЙЛ» ААҖ вице-президенты, «РИТЭК» ААҖ генераль директоры Николай Николаев хәбәр итте.
Бу еллык дәрәҗәгә, 1995 елда “РИТЭК” Татарстанда эшли башлаганнан бирле, беренче тапкыр ирештек, дип белдерде ул. Миллионынчы тонна нефть Дружбинскида чыгарылган.
Компания «ЛУКОЙЛ»ның бүлендек предприятиесе, РФ нең 10 субъектында эшли. Компания Татарстанда 1995 елдан бирле эшли, төбәк “РИТЭК” эшли башлаган РФ нең икенче субъекты, дип белдерде ул. Компания алдында нефть чыгарудан тыш, экологик куркынычсызлык мәсьәләсе дә тора, чөнки эшләр зур авыл хуҗалыгы кырлары территорияләрендә, елга һәм күлләр тирәсендә алып барыла.
Николай Николаев белдергәнчә, компания социаль өлкә мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә. “РИТЭК Татарстанда хәйриячелек алып бара: күпсанлы конкурслар һәм социаль проектлар үткәрелә. Конкурсларда активлык күрсәтү буенча Татарстан лидерлык итә. Без конкурсларда катнашырга теләүчеләрдән 700-800 гариза алабыз. Кагыйдә буларак, җиңүчеләр үз проектларын гамәлгә ашыра”, - дип билгеләп үтте ул.