Татарстанда табигый битумны эшкәртү белән шөгыльләнәчәкләр

2014 елның 20 декабре, шимбә
«Татнефть» табигый битум байлыкларын үзләштерү юнәлешендә геологик разведкадан алып эшкәртүгә кадәрге циклны төзи. Компания мөстәкыйль рәвештә горизонталь бораулау һәм битумны сыеклау өчен пластка пар кертү технологиясен эшләгән иде.

«Татнефть» Россия Фәннәр академиясе белән бергә гидроконверсия ысулы һәм үзебездә җитештерелгән катализаторлар кулланып битум нефтен эшкәртү буенча тәҗрибә-сәнәгать корылмасы төзергә карар ителде. Бу ысул Россия Фәннәр академиясенең А.В.Топчиев исемендәге Нефть химиясе синтезы институты тарафыннан тәкъдим ителгән.

Бу корылма уңышлы эшләп киткән очракта, “ТАНЕКО” нефть эшкәртү заводында нефтьнең авыр калдыкларын эшкәртү буенча корылма төзергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International