“Челтәр компаниясе” ААҖ Әлмәттә яңа объектлар ачты

2014 елның 19 декабре, җомга
Бүген Әлмәттә “Челтәр компаниясе” ААҖнең өч бинасын ачу булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, компаниянең генераль директоры Илшат Фәрдиев, Әлмәт электр челтәрләре филиалы директоры Гамир Латыйпов, АЭС филиалы хезмәткәрләре катнашты.

Чараның тантаналы өлеше Энергетиклар урамында компаниянең яңа төзелгән административ-җитештерү бинасы территориясендә үтте.

Марат Гыйрфанов район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән энергетикларны яңа биналары белән тәбрик итте, “Челтәр компаниясе”нең Әлмәтне энергия белән тәэмин итүне модернизацияләүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Илшат Фәрдиев коллегаларын якынлашып килгән профессиональ бәйрәм белән котлады. Район администрациясенә булышулары өчен рәхмәт әйтте, бинаны тиз арада яхшы сыйфатлы итеп корган "СтройИнвестИнжиниринг" компаниясе төзүчеләренә дә рәхмәтен җиткерде.

Аннары кунаклар Әлмәт шәһәр РЭСы бинасында булдылар. Анда да төзү эшләре башкарылган, бина бердәм корпоратив стандартларга туры китереп тышланган.

Маршрутның соңгы пункты Кулланучыларга хезмәт күрсәтү үзәге иде. Аның барлыкка килүе яңа закон таләпләренә бәйле булды: август аеннан челтәр оешмаларының халыкка хезмәт күрсәтүен оештыруда Сыйфат стандартлары кертелде.

Бер тәрәзә принцибы белән эшли торган Үзәктә килүчеләр өчен бөтен уңайлыклар бар: иркен зал, кондицияләү системасы, акча түләү өчен банкомат, электрон инфомат, документ тутыру үрнәкләре куелган стендлар.

Клиентлар белән өч белгеч эшли, бер кешегә хезмәт күрсәтү өчен 5-15 минут вакыт китә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International