“Нефтьче” мәдәният йортында халык уен кораллары оркестры зур концерт бирде

2014 елның 19 декабре, җомга
18 декабрьдә “Нефтьче” мәдәният сараенда Мәдәният елы тәмамлану уңаеннан Ф.Яруллин исемендәге музыка көллияте халык уен кораллары оркестрының зур концерты булды. Анда рус, татар халык көйләре яңгырады, Әлмәт музыка көллияте укытучылары Рәиса Кашапова, Әлфия Нургалиева, Римма Хәбибуллина, Людмила Шатунова, популяр баянчы, шушы көллияттә укып чыккан Наил Сәгъдиев, Илнур Булатов чыгыш ясады.

Шулай ук концертта бүләкләүләр, Мәдәният елына йомгак ясау да булды. Бүләкләрне мәдәният идарәсе җитәкчесенең урынбасары Эльмира Хәсәнова тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International