Әлмәттә сатыла торган Яңа ел чыршылары чир таратучы булырга мөмкин

2014 елның 19 декабре, җомга
Россельхозуправлениенең Татарстан органы Яңа ел чыршы-наратлары агачлар өчен куркынычлы кәүсә нематодасы белән зарарланган булырга мөмкин дип кисәтә. Кайбер районнарда шул уңайдан хәтта карантин режимы да кертелгән.

Инфекция урманнарга таралмасын өчен ведомство хезмәткәрләре, чыршы базарларына йөреп, чирле чыршы-наратларны сатуга юл куймаячаклар. Идарә Яңа ел товары сатарга җыенучы эшкуарларны агачларга фитосанитария документларын вакытында алырга чакыра.

Белешмәләр өчен телефон: (843)277-69-26, электрон почта karantin.rt@mail.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International