ДОСААФ автомәктәбе автобус һәм йөк машиналары йөртүчеләрне укыта

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
ЮХИДИ комиссиясе ДОСААФның Әлмәт мәктәбенең укыту базасын тикшергәннән соң аңа уңай бәя бирде. Хәзер Әлмәттә шушы мәктәп кенә В категорияле генә түгел, А. С. СЕ категорияле йөртүчеләр дә әзерли ала.

Моннан тыш, бу мәктәпкә С категорияле йөртүчеләрне Д категориясенә, В категориялеләрне С категориясенә, С категориялеләрне В категориясенә кабат укытырга рөхсәт бирелде. “С” категориясенә укучылар җыю башланды. Дәресләр 2015 елның 12 гыйнварыннан башлана.

Адрес: З.Космодемьянская ур., 3 тел. 32-97-55.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International