Укучыларның “Кулланучы хокукларын яклау” темасына республика Олимпиадасы призерларын бүләкләү булды

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
Әлмәттә укучыларның “Кулланучы хокукларын яклау” темасына республика Олимпиадасы призерларын хөрмәтләү тантанасы булды. Призерларны, педагогларны, мәгариф идарәсе вәкилләрен сәламләү һәм котлау сүзе белән Госалкогольинспекциянең Әлмәт территориаль бүлеге башлыгы Миләүшә Михеева чыкты. Ул бу Олимпиаданың 2013 елда беренче тапкыр үткәрелгәнен искә төшерде. Ул вакытта Түбән Мактамадагы 2нче мәктәп укучысы җиңүче булган иде. 2014 елда призерларның берсе шул ук бистәдәге 1нче урта мәкәп укучысы Луиза Кадыйрова булды. М.Михеева, Олимпиада нәтиҗәләренә караганда, яшь буынның активлаша баруын, төп кагыйдәләрне белү аларга киләчәктә үз хокукларын якларга ярдәм итәчәген билгеләп үтте, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Мәктәп директоры И.Х.Гомәров җиңүчегә кесә телефоны бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International