“Яшьлек” микрорайонындагы яңа йортны быел тапшыру планлаштырыла

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
ТР Госстройнадзор инспекциясе җитәкчесе Рафаиль Гаяновның хәбәр итүенчә, Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 128 йорт төзергә планлаштырылган булган. Әмма 12 йортта эшләр төгәлләнеп җитмәгән, аларны тапшыру 2015 елга калырга ошап тора. Декабрь аенда Әлмәт шәһәренең “Яшьлек” микрорайонындагы һәм Түбән Кама районында Иннополистагы йортларны гына тапшырырга өлгерәчәкләр.

Инвесторлар Мамадышта дүрт һәм Кукмарада 1 йортны өлгертеп киләләр. Йортлар тапшыруны “Стройсервис” компаниясе өзә, күрәсең, ул булдыра алганнан артыгракка алынгандыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International