Әлмәттә киләсе елда балалар бакчасы өчен түләү арта

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
2015 елның 1 гыйнварыннан Әлмәттә балаларны бакчага йөрткән өчен түләү 12%ка артачак, дип хәбәр итә “Татмедиа”. Акчалата алганда бу 280 сум дигән сүз.

Шулай ук кайтма акчалар суммасы да арта. Быел ата-аналар өчен түләү 1246 сум. Гыйнвардан башлап бу сумма индексацияләнә, 1401 сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International