Сәнгатьле уку буенча шәһәр конкурсы булачак

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
Иҗади ярыш 23 декабрь көнне 13.00 сәгатьтә С.Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә була. Аны Әлмәт үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм “Татнефть” җәмгыятенең “Рухият” фонды үткәрә.

Конкурс “Сандугач сайрар илем” балалар иҗаты фестиваленең 1нче сайлап алу туры кысаларында үтә. Анда төрле уку йортларында белем алучы 7-18 яшьлек укучылар катнаша ала. Конкурс таләпләре фондның ruhiat@tatais.ru. яки www.almat –lib.ru сайтында урнаштырылган. Тулырак мәгълүматларны шулай ук 37-61-45 («Рухият» фонды) һәм 43-27-93 (Үзәк китапханә) телефоннары аша алырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International