Нәни йолдызлар Мәдәният елын “озата”

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Әлмәт районы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында “Звездочка” балалар иҗаты конкурсының сайлап алу туры башланды.

Мәдәният елы тәмамлануга багышланган бәйге “Идел буе халыкларының салават күпере” һәм “Яңа гасыр йолдызлары” юнәлешләрендә үткәрелә. “Ладушки” балалар бакчасында нәни йолдызлар “Бию”, “Җыр” һәм “Конферанс” номинацияләрендә осталарны ачыклады. Балалар чыгышларын югары дәрәҗәдә, педагоглары һәм музыка җитәкчеләренең дә осталыгы сизелерлек итеп башкардылар. Сайлап алу турлары 19 декабрьгә кадәр “ Бәләкәч”, “Светофорик”, “Гвоздика”, “Тирәк” балалар бакчаларында да үтәчәк.

Чыганак: http://www.almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International