“Татнефть” компаниясендә бу юнәлештә техник һәм технологик чаралар комплексы эшләнгән. Бу комплекс сыналган һәм Татарстан нефть чыганакларында гамәлгә ашырылган. 2011-2013 елларда “Татнефть” 150 дән артык горизонталь скважина бораулаган. Компаниядә белдерүләренчә, бу комплекс республикада нефть чыгаруны тотрыклы итү һәм үстерү системасында мөһим булып тора.
Быел “Татнефть” җитәкчеләре һәм белгечләренең “Горизонталь скважиналарны кулланып Татарстан Республикасы нефть ятмаларын эшкәртү нәтиҗәлелеген күтәрү” эше фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясенә лаек булды.