Әлмәт студентларына Әфганстан турында сөйләделәр

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
ТИСБИның Әлмәт филиалында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 35 еллыгына багышланган батырлык дәресе булды. Очрашу “Әфганстан: Ватанга хезмәт итү һәм тарихи хәтер” дигән девиз астында үтте.

Вузның хөрмәтле кунагы “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасының Әлмәт бүлекчәсе рәисе, сугыш хәрәкәтләре ветераны запастагы подполковник Геннадий Денисов булды. Ул студентларга әфган кампаниясе турында сөйләде, шул чордагы истәлекләрен уртаклашты, сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International