Медсанчастьта хезмәт шартларын махсус бәяләү комиссияләре әгъзаларын укыту булды

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Шушы ел башыннан “Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында” федераль закон гамәлгә керү уңаеннан16-17 декабрьдә “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда Әлмәт районы һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен “Комиссия әгъзаларын хезмәт шартларын махсус бәяләүгә өйрәтү” темасына семинар булды.

Укыту барышында хезмәт шартларын махсус бәяләүне үткәрү тәртибе, зарарлы яки куркынычлы булу мөмкинлеге булган факторларны ачыклау, эш урыннарында зарарлы факторлар булу, ул факторларны үлчәү, хезмәт шартларын махсус бәяләү карталарын тутыру турындагы мәсьәләләр каралды.

Семинар эшләүчеләрнең хезмәт шартларын махсус бәяләүне үткәрү мәсьәләсенә объективрак якын килү мөмкинлеге бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International