«Нефтяник» хоккей командасының биюче кызлар төркеменә – 15 ел

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
«Нефтяник» командасының биючеләр төркеменә – 15 ел тула! Бүген Әлмәттә хоккей матчларын алардан башка күз алдына китерү дә кыен.

Кызлар төркеме хоккей җанатарларына беренче чыгышыннан ук ошады. Бу 2000 елның 7 гыйнварында бер матч вакытында булды. Ул вакытта күп командаларның шундый төркемнәре бар иде, башлангыч безнең калада да яклау тапты. Идеянең башы клубның генераль директоры Җәмил Насретдиновтан булды, аны гамәлгә ашыру өчен мөмкин булганның һәммәсен ул үзе эшләде.

Башта кызларны җыю булды, моның өчен Казаннан “Ак Барс” командасының сәнгать җитәкчесе һәм хореографы чакырылды. Башта 16 кыз сайлап алынды, алар көн саен алтышар сәгать чыгыш ясарга әзерләнделәр. Андый хәлгә кызларның барысы да чыдый алмады, нәтиҗәдә иң чыдам 9 кыз калды. Кызлар үзләре төркемнең туган көне дип 18 декабрьне – төркемнең беренче составы игълан ителгән көнне саныйлар.

Ул вакыттан бирле инде берничә состав алышынды, әмма матур традицияләр саклана. Төркемдәге кызларга таләпләрнең иң мөһиме - музыкальлек һәм эшләргә теләк булу. Кызлар үзләре костюмнарның дизайнын сайлыйлар, диета тотып, гәүдәләренең сылулыгын саклыйлар, эшкә чын профессионалларча карыйлар. Башта хоккейга бик исләре китмәгән кешеләр, төркемдә эшли башлагач, клубның кайнар җанатарлары булып әвереләләр.

Коллективның эшчәнлек өлкәсе бер хоккей белән генә чикләнми, алар төрле спорт федерацияләре, шәһәрдәге күңел ачу үзәкләре белән хезмәттәшлек итәләр.

Гомумән, шәһәрдәге зур чараларның берсе дә алар катнашыннан башка үтми. Төркемнең репертуарында 200дән артык төрле стильдәге биюләр бар. Уртак мавыгу кызларны бер гаилә кебек якынайта, алар серләрен бүлешәләр, бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәләр, кунакка йөрешәләр, туган көнәрен бергәләп үткәрәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International