Казан үзәгендә тәүлек дәвамында Коръән укылачак

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика Коръән хафизлары белән очрашты. Әлеге очрашуда шулай ук ТР МДН аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, нәзарәтнең Коръән өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин катнашты.

Бүгенге көндә нәзарәт тарафыннан Кол Шәриф мәчетендә тәүлек дәвамында Изге китапны укуны оештыру эшләре алып барыла. Изге китапны укучылар өчен мәчетнең беренче катында махсус урын булачак. Шулай ук Казан үзәгендә оештырылган Коръән укуны интернет аша онлайн трансляциядә карап булачак.

Татарстан мөфтие Коръән хафизларга менә шул хакта җиткерде. “Республикада беренче тапкыр өзлексез Коръән укырбыз һәм җиребезгә, халкыбызга бәрәкәт сорап догалар кылырбыз. Аллаһы Тәгалә Изге китапны укуыбызны, догаларыбызны кабуллардан итсә иде”, - диде мөфти.

Чыганак: http://dumrt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International