Әлмәт рок-төркеме концерттан кергән акчаны ВИЧ-инфекцияле балаларга бирде

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Әлмәттән “Ударная волна” дигән музыкаль коллектив үткән шимбәдә, 13 декабрь көнне, Казанда хәйрия концертында катнашты. Музыкантлар “Чайн Таун Кафе”да чыгыш ясадылар. Концертта булган хакимият вәкилләре чарага республика статусы бирде. Җирле йолдызлар чыгыш ясаган көнне кафеда исерткеч эчемлекләр сату булмады.

Концерттан кергән акча тулысынча ВИЧ белән авыручы балалар файдасына бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International