“Халык инспекторы” 144 штраф язарга ярдәм иткән

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Системаның бер ай эшләү чорында республика кешеләреннән 1838 заявка кергән. Аларның яртысыннан артыгы ЮХИДИда карауда. 144 заявка буенча административ хокук бозу хакында протокол чыгарылган инде.

“Халык инспекторы” системасына мөрәҗәгатьләрнең күбесе – 831 заявка – машиналарны тротуарда калдыруга бәйле. Газонда калдыруга бәйле булган 23 проценты муниципаль төзелмәләрнең административ-техник комиссияләренә җибәрелде.

ТР президенты Рөстәм Миннеханов беренче айда системага мөрәҗәгать итүләр статистикасы югары булуын билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International