Әлмәттә бензин арзанайды

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Әлмәттә ягулык бәясе 40 тиенгә төште.

8 декабрьдә 92ле бензинның литры 32 сум 20 тиен иде, узган җомгада 31 сум 90 тиен булды. Бүген бәя тагын да 10 тиенгә кимеде. Шул рәвешле, ягулык бер атна эчендә 40 тиенгә арзанайды.

Күршедәге Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә бензин бәясе шул килеш калды. “Эфир-24” компаниясенә АЗСлар челтәре булган зур нефть компаниясе вәкиленең әйтүенә караганда, бензин бәясенең кимү тенденциясе чынлап та бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International