Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Пенсияне исәпләүдә яңа тәртип кертелә
2014 елның 16 декабре, сишәмбе
Киләсе елның 1 гыйнварыннан балларда исәпләнәчәк яңа пенсия формуласы кертелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов сөйләде.
Аның сүзләренчә, лаеклы ялга киләсе елдан чыгучылар өчен бер балл бәясе 64 сум 10 тиен тәшкил итәчәк. “Хезмәт пенсиясе” дигән төшенчә юкка чыгачак, иминият пенсиясе яңа формула буенча билгеләнәчәк. Аның нигезендә, пенсия капиталы ел саен балларда – индивидуаль пенсия коэффициентларында чагылыш табачак. “Пенсия билгеләнгәндә, баллар сумнарга күчереләчәк. Пенсиягә чыккан вакытта, һәр ел өчен баллар кушылып, балл бәясенә тапкырлана, аларның бәясе ел саен артып торачак”, - диде ул.
Марсель Имамов ассызыклаганча, пенсияне исәпләүдә яңа тәртип кертелү белән, рәсми хезмәт хакының әһәмияте арттырыла. Аннан чыгып, иминиятчеләр Пенсия фондына взнослар кертәчәк, шулай итеп, баллар формалашачак. Иминият пенсиясен алу өчен, пенсия яшенә җиткәндә 15 елдан да ким булмаган хезмәт стажы һәм тупланган баллар 30 дан да ким булмаска тиеш. Хезмәт хакы күбрәк булган саен, балл да күбрәк булачак. “Туплаган баллар күләмен һәм стажны Татарстанда яшәүчеләр Россия Пенсия фонды сайтында иминиятләштерелгән затның шәхси кабинетында карый алачак”, - дип белдерде Пенсия фондының ТР буенча идарәчесе.
Марсель Имамов аңлатканча, әгәр граждан ниндидер сәбәпләр аркасында кирәк кадәр баллар җыя алмаса, ул үзенә социаль пенсия билгеләүне сорап, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә хаклы. Быел ул Татарстанда 5 мең 912 сумнан гыйбарәт. М. Имамов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республика буенча пенсиянең уртача күләме 11 мең 400 сум. Киләсе елның февраль һәм апрель айларында пенсиянең уртача 8 процентка артуы көтелә.
“Яңа кагыйдәләр буенча, пенсия билгеләүне сорап никадәр соңрак мөрәҗәгать итсәң, һәр ел саен аның күләме дә премиаль коэффициентларга тапкырлана. Мәсәлән, лаеклы ялга чыгу яшенә җиткән кеше, пенсия билгеләүне сорап 5 ел узгач кына мөрәҗәгать итсә, түләүгә каралган сумма 36 процентка, ә иминият пенсиясе 45 процентка артачак”, - дип аңлатты ул.
Яңа кагыйдәләр нигезендә, стажга иминиятләштерелмәгән чорлар буларак кертелгән тормышның социаль әһәмиятле этаплары өчен дә баллар өстәләчәк. Чакыру буенча хәрби хезмәт итү, беренче баланы тәрбияләү буенча отпуск, I группа инвалид, гарип бала, 80 яше тулган гражданны караган өчен 1,8 шәр балл каралган. Икенче баланы тәрбияләүгә 3,6 балл, өченче һәм дүртенче баланы карау буенча отпуск вакытында 5,4 балл өстәләчәк.
Баллар автоматик режимда түләнәчәк. Марсель Имамов билгеләп үткәнчә, яңа система бүгенге пенсионерларның берсенең дә пенсиясе кимүдә чагылыш тапмаячак. “Иминиятләштерелмәгән чорлар да исәпкә алынганда, аерым категория гражданнарның пенсиясе артуы да мөмкин. Бу, бигрәк тә, берничә бала үстерүче хатын-кызларга кагыла”, - дип белдерде ул.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз