АГНИның уңышлары системалы характерда

2014 елның 16 декабре, сишәмбе
Төрле абруйлы фәнни конкурсларда җиңүләр яулап, Әлмәт нефть институтының студентлары һәм укытучылары үтеп баручы елны уңышлы тәмамлыйлар.

Иң элек энергетика һәм автоматика факультеты студенты Руслан Шакиров турында әйтергә кирәк. Халыкара сайлап алу конкурсын үтеп, ул 8-13 декабрьдә Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда “Белем атнасы”нда (Education Week) Россия вәкиле булып катнашты.

Бу абруйлы яшьләр фәнни форумы SPE инженер-нефтьчеләр җәмгыяте тарафыннан VIII халыкара нефть конференциясе һәм IPTC күргәзмәсе кысаларында үткәрелде. Төрле илләр студентларының интернациональ төркеме составында Руслан Шакиров “Шельфта традицион газ чыганаклары” проектын әзерләүдә актив катнашты.

Тагын бер куанычлы хәбәр Казаннан килде. Анда сәнәгый җылылык энергетикасы кафедрасы мөдире Илһам Кыямов “Татарстанның иң яхшы 50 инновацион идеясе” конкурсында дипломга лаек булды.

“Татарстанның иң яхшы 50 инновацион идеясе” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында “Яшьләр фәнни-инновацион конкурсы”нда (“УМНИК”) җиңүчеләрне хөрмәтләү дә булды. Шул ук Руслан Шакиров, Фәнни-укыту үзәге инженеры А.М.Сәгъдәтуллин, аспирант Ш.Х.Фәхретдинов грантларга лаек булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International