Леокадия Дробижева: "Татарстанда руслар һәм татарлар бер-берсенә 92-93 процентка ышана

2014 елның 16 декабре, сишәмбе
Татарстанда руслар һәм татарлар бер-берләренә 90 проценттан артыкка ышана. Бу мәгълүматларны кичә Россия Фәннәр академиясе Социология институтының Милләтара мөнәсәбәтләрне тикшерү үзәге җитәкчесе Леокадия Дробижева Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы һәм Татарстан республикасында хокук тәртибен тәэмин итү буенча координация киңәшмәсенең уртак утырышында тәкъдим итте.

Чара Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә киңәйтелгән составта узды.

"Татарстан тәҗрибәсе тарихи кыска вакыт эчендә катлаулы вәзгыятьләрдә хәлне яхшы якка үзгәртеп булуны күрсәтә. Татарстан галимнәре белән бергә үткәргән соңгы социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, биредә милләтара мөнәсәбәтләр илдә иң яхшысы буларак бәяләнә. Ул күрсәткеч Россия буенча тулаем алганда 50-60 процент булса, Татарстанда - 70-80 процент. Бу яхшы бәя, тик без моның белән генә тынычланырга тиеш түгел", - дип белдерде ул.

Россиянең танылган социологы хәбәр иткәнчә, үткәрелгән сораштыруларна караганда, Татарстанда руслар һәм татарлар бер-берләренә 92-93 процентка ышана.

Шулай ук сораштырулар нәтиҗәсендә, Россиядә сораштырылган кешеләрнең 47 проценты илне уртак йорт дип таныса, Татарстан, Башкортстан һәм Якутиядә - респондентларның 80-90 проценты. "Россияне шундый төбәкләр тота, моны аңлау мөһим", - дип ассызыклады галим.

Татар һәм рус телләрен үзләштерүгә килгәндә исә, аның сүзләренчә, биредә эшләрне низаг чыкмаслык итеп оештыру зарур. "Моның өчен ниндидер мәйданчыклар кирәк. Минемчә, Татарстанда да андый мәйданчыклар оештыру начар булмас иде. Сораштырулар күрсәткәнчә, руссларның 50 проценты татар телен белергә кирәк дип саный, ничек һәм нинди күләмдә икәне генә сорау тудыра", - дип билгеләп үтте Л.Дробижева.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International