Татарстанда ел башыннан 296 кеше алкоголь белән агуланып үлгән

2014 елның 16 декабре, сишәмбе
Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, быел Татарстанда алкоголь белән агуланулар саны бераз гына кимегән (3,5%ка).

1429 агулану очрагы теркәлгән, ягъни 100 000 кешегә 37,4 очрак туры килә (былтыр 38,9).

Агулану очраклары күбрәк Менделеев (75факт), Чистай (69), Баулы (27), Бөгелмә (59), Югары Ослан (10), Яшел Үзән (82), Мамадыш (19), Түбән Кама (114), Актаныш (13) районнарына һәм Казанга (556) туры килә.

Татарстанда балалар һәм яшүсмерләрнең алкоголь белән агулануы артуга бара. Быел 11 айда 14 яшькә кадәрге балалар арасында шундый 38 очрак теркәлгән, бу былтыргы белән чагыштырганда 13кә артык.

Бигрәк тә аянычлысы шунда, быел республиканың 39 районында 296 кеше алкоголь белән агуланып үлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International