Тормыш игелекле эшләр өчен бирелгән

2014 елның 16 декабре, сишәмбе
Яңа ел алдыннан Әлмәт яшьләренең инициативалы төркеме “Тормыш игелекле эшләр өчен бирелгән” дигән хәйрия акциясе үткәрде. Бу юлы алар Әлмәттәге коррекцион интернат-мәктәп балалары өчен күңелле бәйрәм оештырдылар. Инициативалы төркем яшьләре белән балалар инде таныш, быел исә төркемгә Габдрахман авылының яшь үзешчәннәре дә кушылган иде. Алар авыл мәдәният йортының яшь һәм талантлы директоры Айдар Газизуллин җитәкчелегендә бәйрәм концерты оештырдылар. Мәктәп балалары алдында Ильяс Минһаҗов, Алия Мөхәммәтгәрәева, курайчылар ансамбле, биючеләр төркеме чыгыш ясады.

Якташыбыз, татар эстрадасы йолдызы Мөнир Рахмаев җырлавы бигрәк тә күңелле сюрприз булды. Ул балаларның үзләрен дә кузгатып җибәрде, интернат укучылары үзләре дә концерт номерларына катнашып киттеләр.

Рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, олылар урында тыпырдап торды. Балалар җырчыга үз куллары белән ясаган бүләк тапшырдылар.

Бу көнне балаларга Кыш бабайдан тәмле бүләкләр белән Мөнир Рахмаевтан истәлекле календарьлар да эләкте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International