Әлмәттә “Звездочка” балалар иҗаты конкурсының сайлап алу туры башланды

2014 елның 16 декабре, сишәмбе
15 декабрьдә 27нче “Ладушки” балалар бакчасы базасында, Мәдәният елы тәмамлануга багышлап, Әлмәт районы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында “Звездочка” балалар иҗаты конкурсының сайлап алу туры башланды.

Конкурс “Идел буе халыкларының салават күпере” һәм “Яңа гасыр йолдызлары” юнәлешләрендә үткәрелә. “Бию иҗаты”, “Җыр иҗаты” һәм “Конферанс” номинацияләрендә номерларны балалар югары дәрәҗәдә, педагоглары һәм музыка җитәкчеләренең профессионализмы сизелерлек итеп башкардылар. Сайлап алу турлары 16-19 декабрь көннәрендә 1нче, 53нче, 21нче, 62нче балалар бакчаларында да үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International