“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 16 декабре, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Выкуп договоры ясадык, фактта Кәләй станциясендәге торагыбызны (Гагарин урамы, 31 йорт, 5 квартир) саттык дияргә була, ул приватизацияләнгән. Ниятләр турында договор төзергә һаман чакырмыйлар, күчүне күпме көтәргә инде? Яңа елга хәтле күчерәләрме? Квартирны рассрочкага бирәләр, аның проценты бармы? Ике квартир алабыз, ике хуҗа, йортларның адресы билгеле, Зарипов һәм Гафиятуллин урамнарында.

Җавап: 2014 елның 15 декабренә тиешле документлар барысы да фондка җибәрелгән. Документларны карап чыгып, программа буенча квота бирелгәннән соң Сезне фондка күрсәтелгән килешүне имзалау өчен чакырачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International