Татарстан аграрийлары 2014 елга нәтиҗә ясый

2014 елның 16 декабре, сишәмбе
Иртәгә Татарстан аграрийлары 2014 елга нәтиҗә ясый. Семинар-киңәшмә Мамадыш районында уза. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.

Министрлыкта ел нәтиҗәләреннән канәгать булуларын белдерделәр – 3,2 млн тонна ашлык җыелган. Дөрес, хәзер 2014 елда һәр гектардан 23,4 центнер ашлык җыеп алынган дип әйтү гадәткә керде, дип белдерделәр.

Киңәшмәдә игенчелек продукциясен җитештерүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы районнар билгеләп үтеләчәк, шулай ук яшелчә, бәрәңге һәм ашлык җитештерү буенча артта калган районнар турында да сүз булачак.

Киңәшмә тәмамланганда, ТР аграрийлары алдына киләсе елга бурычлар куелачак.

Сүз уңаеннан, 2010 елда аномаль корылык булу сәбәпле, Татарстанда 800 мең тонна ашлык җитештерелде, 2011 елда – 4,8 млн тонна, 2012 елда – 3,2 млн тонна, 2013 елда – 2,8 млн тонна.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International