Марат Гыйрфанов ветеранны туган көне белән котлады

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Сибгатуллин Хәбибулла Әһли улын 93 яше тулу белән котлады. Ул ветеранга район башлыгының открыткасын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды. “Без арабызда Сезнең кебек ил каһарманнары яшәве белән горурланабыз, - диде райбашкарма җитәкчесе, - тыныч күгебез өчен, куйган хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт”.

Хәбибулла Сибгатуллин Чистай районының Яуширмә авылында туган. 1940 елда ул фельдшерлык-акушерлык мәктәбен тәмамлаганнан соң Ташкентка җибәрелә, анда здравпункт мөдире була. Шул елны аны армиягә дә алалар. Сугышта ул 1нче Белоруссия фронтында була, ике тапкыр, соңгысы Кенигсберг өчен барган сугышта, яралана. 1945 елда туган авылына әйләнеп кайта.

Сугыш беткән елны ук Казан медицина институтына укырга керә. Институттан соң аны Шөгер районына җибәрәләр, пенсиягә кадәр шунда эшли. Ветеран 45 ел гомерен медицинага багышлый, шуның 25 елын санитария-эпидемиология станциясенең баш врачы була. “Германияне җиңгән өчен” медале бар, тыныч хезмәттә Хезмәт Кызыл байрагы орденына лаек булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International