Медиклар бильярд ярата

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
Бильярд уены Әлмәт медиклары спартакиадасында ныклы урын алды. ӘМР сәламәтлек саклау учреждениеләренең 11нче “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында “Татнефть” ААҖ спорт комплексында бильярд ярышында 13 учреждениенең баш врачлары һәм хезмәткәрләре катнашты. Спортның бу төре инде 7нче ел ярышлар программасына кертелә. Медпрофилактика үзәгенең стоматкабинеты шәфкать туташы Зөлфия Мөсәлимова быел бу төрдә хатын-кызлардан беренче катнашучы булды.

Призлы урыннар баш врачлар һәм башка хезмәткәрләр арасында аерым-аерым ачыкланды. Ә командалар арасында җиңүче “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте командасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International