Әлмәтлеләр кикбоксинг буенча ТР беренчелегендә һәм чемпионатында катнаштылар

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
11-13 декабрьдә Бөгелмәдә кикбоксинг буенча ТР беренчелеге һәм чемпионаты булды. Анда бөтен республикадан 240лап спортчы катнашты. Әлмәттән “Алга” спорт клубының 22 вәкиле барган иде. Шулардан 9 кеше 1нче урын алды һәм 2015 елның мартында Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу хокукына иреште. Безнекеләрдән 4 спортчы икенче, 3 спортчы 3нче урын алды.

Бу спортчылар һәммәсе дә тренерлар Марат и Тимур Гимаевлар, Андрей Рыжиков, Александр Панов җитәкчелегендә спорт серләренә өйрәнәләр.

Уңышлы чыгыштан соң егетләр 15-17 декабрьдә үтәчәк Әлмәт районы беренчелегенә әзерләнәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International