ЧТПЗ төркеме Татарстан Республикасы белән укытуның дуаль системасын кертү тәҗрибәсен уртаклашты

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
ЧТПЗның корпоратив укыту үзәгендә ТР премьер министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендә ТР делегациясе булды.

Кунаклар Первоуральск шәһәренә профессиональ белем бирүнең дуаль системасы нигезендә сәнәгать предприятиеләре өчен квалификацияле кадрлар тәрбияләү өлкәсендә дәүләт-хосусый партнерлык буенча конференциядә катнашырга бардылар. Делегациядә ТР мәгариф һәм фән министрлыгының профессиональ белем идарәсе башлыгы Тимерхан Алишев һәм Әлмәт профессиональ көллияте директоры Артур Миннәхмәтов бар иде.

Конференция барышында мәгарифтә дуаль системаның үзенчәлекләренә тукталдылар. Ул система белән эшләгәндә студентлар уку вакытының күп өлешендә металлургия җиһазларында, тренажерларда эшләп яки производство практикасы үтеп, практик белем алалар. Конференциянең нәтиҗәсе ЧТПЗның укыту үзәге белән Әлмәт профессиональ көллияте арасында хезмәттәшлек итү турында килешүне имзалау булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International