Әлмәтнең яшь КВНчылары Мәскәүдә сынатмады

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
19 ноябрьдә Казанда “Татарстан Республикасының юниор-лигасы-2014” ярышына республиканың иң яхшы КВН командалары җыелган иде. Анда Әлмәтнең Балалар иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Ксения Белякова һәм “КВН мәктәбе” балалар җәмәгать берләшмәсе җитәкчесе Оксана Боброва шәкертләре җиңүгә ирештеләр.

Әмма безнекеләр, ягъни “Бобрята” командасы, моның белән генә канәгатьләнмәде, күп документлар туплап, чемоданнар тутырып Мәскәү сәхнәсен яуларга китте. “Бөтенроссия юниор лигасы-2014”кә бөтен Россиядән иң көчлеләр җыелган иде. Башта командалар Мәскәү янындагы бөтен шартлар тудырылган бер лагерьда әзерләнделәр. 6дан 16 яшькә кадәр булган КВНчыларның җиңәргә дип бик нык тырышуы әрәмгә китмәде. Әлмәт командасының Россия күләмендә 2нче урын яулавын бик зур уңыш дип кенә бәяләргә була.

Биредә яшь КВНчыларның Мәскәүгә баруында нефтьчеләребезнең дә өлеше зур булуын әйтергә кирәктер, командага “Әлмәтнефть” идарәсе җитди финанс ярдәме күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International