Татарстанда һәр гипертоникның Үзконтроль көндәлеге булачак

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
Киләсе елда һәр гипертоник врачтан Үзконтроль көндәлеге алачак, дип сөйләде журналистларга ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин. Анда авыру кеше көн дәвамында үзенең артериаль кан басымын язып барырга тиеш була. Бу врачның авыруга тиешле дару сайлавы өчен кирәк, бер генә авыру кеше дә врачка Көндәлексез килергә тиеш түгел, дип аңлатты министр.

Шул ук вакытта йөрәк-кан тамырлары авыруларына профилактика да бик мөһим, киләсе елда – бөтенроссия Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елында моңа күп чаралар багышланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International