Әлмәт педагогы абруйлы тел форумында Татарстан исеменнән катнашты

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
Мәскәүдә ноябрь ахырында немец теле укытучыларның бөтенроссия форумы булды. Анда Татарстан вәкиле булып 5нче мәктәп укытучысы София Мингалимова барды.

Форумда дөньяның 9 иленнән вәкилләр катнашты. Аның спонсорлары Siemens, Volkswagen, Henkel, Cornelsen, Deutsche Welle, Moskauer Deutsche Zeitung, Euromag кебек дөньяга танылган фирмалар иде.

София Ивановна сөйләвенчә, укытучылар форумда ике көн дәвамында семинарларда, түгәрәк өстәлләрдә, Мәскәү, Мюнхен, Праг, Вена шәһәрләрендәге Гёте-институтларның немец теле укытучылары үткәргән мастер-классларда катнашканнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International