Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Казанда гражданнарны кабул итә

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
17 декабрьдә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев гражданнарны кабул итә.

Гражданнар белән очрашу 15.00 сәгатьтә РФ Тикшерү комитеты рәисенең Казанда Зур Кызыл урамы, 39 йорт адресы буенча урнашкан кабул итү бүлмәсендә уза.

Очрашу турындагы мәгълүматны 8 (843) 221-74-14 телефоны аша белергә мөмкин, дип белдерделәр әлеге идарәдә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International