Бүген Россиядә - Профессиональ вазифаларын үтәгәндә һәлак булган журналистларны искә алу көне

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
Профессиональ вазифаларын үтәгәндә һәлак булган журналистларны искә алу көне Россиядә 1991 елдан башлап 15 декабрьдә билгеләп үтелә.

Россиядә, РФ журналистлар берлеге вәкилләреннән алынган мәгълүматларга караганда, ел саен төрле хәлләрдә 10нан 20гә кадәр репортер һәлак була. Кайбер үтерү очраклары озак еллар буена ачылмыйча кала.

2014 ел журналистлар өчен бигрәк тә һәлакәтле булды. Украинада гына сәяси кризис һәм шуннан килеп чыккан гражданнар сугышы вакытында ел башыннан 7 журналист һәлак булды. Шулай ук 300ләп тапкыр журналистларны кыйнау 100ләп тапкыр аларның профессиональ эшчәнлекләренә тоткарлык ясау очрагы теркәлде.

Сүз иреге өчен тормышларын корбан иткән журналистлар истәлегенә Россиянең төп гәзит-журналлары редакцияләре тарафыннан төрле премияләр булдырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International