“Финанс пирамидалары” эшчәнлегенә бәйле җинаятьләрне ачу һәм тикшерү

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
11 декабрьдә Татарстан эчке эшләр министрлыгында матбугат конференциясендә ТР баш тикшерү идарәсе җитәкчесенең урынбасары Тимур Хәйруллин һәм ЭЭМның экономик иминлек һәм коррупциягә каршы тору бүлеге башлыгы Ринат Акчурин “финанс пирамидалары” эшчәнлегенә бәйле җинаятьләрне ачу һәм тикшерү турында сөйләделәр.

ТР баш тикшерү идарәсе тарафыннан “Финанс-кредит” КПК җитәкчеләренә карата җинаять эше тикшерелә. Бу оешма 2007-2014 елларда микрофинанслау принцибы белән эшләп, бер елга 108дән 144%ка кадәр керем вәгъдә иткән. “Финанс-кредит”ка кертемнәрнең уртача суммасы 100 меңнән 500 мең сумга кадәр. Офислары Казан, Яшел Үзән һәм Әлмәт шәһәрләрендә булган. Китергән зыяннарының гомуми суммасы 28 миллион сумнан артык.

Баш тикшерү идарәсе “Әлмәт-кредит” җитәкчесенә карата тикшерү эшен төгәлләде. 40 яшьлек Әлмәт кешесе 153 вкладчыга 57 миллион сумлык зыян китерүдә гаепләнә.

2014 ел дәвамында ЭЭМның экономик иминлек һәм коррупциягә каршы тору бүлеге эшчәнлекләрендә “финанс пирамидасы” билгеләре булган 15 оешмага карата оператив-тикшеренү эшләре үткәрелгән. 14 җинаять эше кузгатылган, теркәлгән гаризалар буенча исәпләнгән зыян күрү 500 миллион сумнан артып китә. 3,5 меңнән артык зыян күрүче гариза язган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International