Габдрахманда авыл юбилеен билгеләп үттеләр

2014 елның 14 декабре, якшәмбе
12 декабрьдә Габдрахман авылында истәлекле вакыйга булды – авыл кешеләре һәм күп кунаклар авыл барлыкка килүнең 285 еллыгын билгеләп үттеләр.

Авылга 1729 елда нигез салынган. Аңа нигез салучы дип Богырыслан өязендәге Гали авылыннан күчеп килгән Габдрахман бине Бикмөхәммәт санала.

Бүген авылда 1600дән артык кеше яши, авыл бөтен яклап үрнәк санала. Габдрахман – республикадагы иң төзек авыллардан, монда ТР президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, “Татнефть” ААҖ генераль директорының киңәшчесе Шәфәгать Тәхәутдиновның роле бик зур булды.

Бәйрәм Әлмәт районы имам мөхтсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның Коръән сүрәләре укуы белән башланып китте.

Габдрахманлыларны район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова котлады. “Әлмәт хәбәрләре” гәзитенең баш редакторы, татар хатын-кызларының “Ак калфак” җәмгыяте җирле оешмасы җитәкчесе Ландыш Зарипова, авыл кешеләрен зур бәйрәм белән котлап, истәлеккә картина бүләк итте.

Бу көнне авыл сәхнәсе гөрләп торды, бәйрәм концертында коллективлар да, аерым башкаручылар да иң яхшы номерларын башкардылар.

Тантана ахырында Габдрахман авылы башлыгы Өлфәт Усманов сәхнәгә күтәрелде. Ул авылны үстерүгә ярдәм иткән барлык кешеләргә, кичәне шундый югарылыка үткәрергә ярдәм иткән барлык оешмаларга ихлас рәхмәтен белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International