Мәҗит Салихов ветеранны туган көне белән котлады

2014 елның 14 декабре, якшәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны Сухоруков Дмитрий Васильевичка 88 яшь тулды. Ул Орел өлкәсендә Быково авылында туган. Яше җитүгә колхозда эшли башлаган.

1943 елда аны армиягә алалар һәм Муром шәһәренә пулеметчылыкка укырга җибәрәләр. Аннары егет 2нче Белоруссияч фронтына эләгә. Артиллерия дивизионында отделение командиры була, җиңү көнен Германиягә җитеп каршылый.

Сугыштан соң Сухоруких авиация частена күчерелә. Башта Украинада, аннары Кытай чигендә хезмәт итә. 11 ел хезмәт иткәннән соң 1954 елда демобилизацияләнә.

1956 елда Әлмәткә күчеп килә, УТТ-1гә эшкә урнашып, 30 елдан артык бульдозерда эшли.

“Белорусссияне азат иткән өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка юбилей медальләре бар.

Мәҗит Салихов ветеранга озын гомер теләде, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International