Әлмәттә авыл хоккей командалары турниры башланды

2014 елның 14 декабре, якшәмбе
13 декабрьдә “Юбилейный” спорт сараенда “Нефтяник” хоккей клубы кубогына республиканың көньяк-көнчыгышындагы авыл хоккей командалары арасында ярыш башланды. Ул инде 3нче тапкыр үтә. Бу турнирның уңышлы үтүендә, катнашучы командалар саны елдан ел артуда “Татнефть” ААҖнең бу төбәктә хоккейны үстерү белән ныклап кызыксынуы, моның өчен күп акча тотуы зур роль уйный. Нәтиҗәдә быелгы командаларның һәркайсының да үз корты бар, хоккейчылар барысы да уен формалары белән тәэмин ителгән.

31 командада 1998-1999 елда туган 400 дән артык бала ярышларда катнашачак. Уеннар урыннарга барып 3 этапта үткәреләчәк. “Көнбатыш”, “Көнчыгыш” һәм “Үзәк” дип аталган дивизионнар 6 төркемне берләштерә. Җиңүче март аенда ачыкланачак.

Турнирны ачу тантанасында яшь хоккейчыларны “Татнефть”нең социаль бүлеге җитәкчесе Газинур Ибраһимов, район физкультура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Геннадий Золкин сәламләде. Үткән сезонда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән авыл тренерларына Мактау грамоталары тапшырылды.

Хоккей бәйрәме былтыргы финалчылар – “Сулеевец” һәм “Строитель” (Колшәрип) командалары очрашуы белән тәмамланда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International