5нче гимназиядә укытуның сингапурча системасын тестлыйлар

2014 елның 13 декабре, шимбә
Әлмәттәге 5нче гимназиядә укытуның яңа, укучылар дәрестә басып тора торган системасын керттеләр. Моннан тыш укучыларга аралашырга һәм кычкырып бәхәсләшергә рөхсәт ителә. Гимназистлар дәрес вакытында пар-пар итеп бүленәләр, һәркайсына тема язылган карточка бирелә. Аннары балалар бер-берсенә сорау бирешәләр. Бу вакытта Сингапур системасында каралганча укучыларны җавапларының дөреслегенә карап мактарга кирәк. Дөрес, укытуның яңа формасы өй эшләре һәм контроль эшләр бетә дигән сүз түгел.

Шул рәвешле, диләр укытучылар, укучының фикерләү сәләте арта. Инде беренче нәтиҗәләр күренә: элек арткы партада битараф утыручылар уку процессында катнаша башладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International