Әлмәттә гражданнарны сәламәтлек саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча шәхси кабул итү

2014 елның 13 декабре, шимбә
РФ президенты йөкләве белән гражданнарны бөтенроссия кабул итү көне Әлмәт районында да үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин катына дүрт кеше үзләре килде, ә Бөек Ватан сугышы ветераны Габделбари Габдерәхимов телефон аша элемтәгә керде. Ул бик вакытлы булган “Кадерле ветеран” социаль-гуманитар проекты өчен республика җитәкчелегенә, шәһәр һәм авыл дәвалау-профилактика учреждениеләрендә ветераннарга палаталар булдырган өчен, һәр ветеранны һәм тыл хезмәткәрен үзе килеп котларга вакыт тапкан өчен район башлыгы Мәҗит Салиховка рәхмәт сүзләре әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International