“Әлмәт – коррупциядән азат территория” дигән темага лекцияләр

2014 елның 13 декабре, шимбә
9 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Әлмәт районында коррупциягә каршы торуга багышланган күп кенә чаралар комплексы тормышка ашырылды.

Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе шәһәр прокуратурасы белән бергә Урман Кәләендә һәм Түбән Мактамада авыл яшьләре өчен “Әлмәт – коррупциядән азат территория” дигән лозунг астында лекцияләр уку оештырды. Очрашу вакытында коррупциягә каршы көрәшү буенча Әлмәт районында күрелә торган чаралар, 2014 елга республика комплекслы антикоррупцион программасын гамәлгә ашыру кысаларында прокуратураның эшчәнлеге турында мәгълүмат алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International