Бүген Әлмәттә “Снежность” башланды

2014 елның 12 декабре, җомга
Бүген Әлмәттә драмтеатр сәхнәсендә ЧТПЗ төркеменең Әлмәт башкарма комитеты булышлыгы белән оештырылган “Снежность” театраль фестивале башланды. Тамаша башланыр алдыннан кечкенә тамашачыларны ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең мәдәният һәм мәгариф буенча урынбасары Резеда Заһретдинова, Әлмәт драмтеатры директоры Фәридә Исмәгыйлова һәм “Алнас” заводының башкарма директоры Сергей Саченко сәламләде.

“Снежность” Әлмәттә дүртенче ел рәттән үтә. Быел “Гаҗәеп театр” исеме астында үтә торган фестиваль балаларга Чаллы курчак театрының “Кызыл башлык һәм бүре” спектаклен тәкъдим итә.

Быел чын әкиятчә кызык итеп куелган тамашага 2500 дән артык бала киләчәк. Гадәттәгечә “Снежность”ка “Алнас” заводында эшләүчеләрнең балалары, шефка алынган мәктәпләрдә укучылар, шәһәр һәм райондагы балалар йортларында, социаль реабилитация үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр, аз җиткелекле, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балалар чакырыла.

Спектакль беткәннән соң яшь тамашачыларның һәммәсе дә ЧТПЗ төркеменнән татлы бүләк ала.

Фестиваль 14 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International