Әлмәттә мордар китүчеләр саны кими

2014 елның 12 декабре, җомга
11 декабрьдә Әлмәттә суицидаль хәлләрне булдырмау һәм психотерапия ярдәме күрсәтү буенча 2014-2015 елларга төзелгән максатчан программаны гамәлгә ашыру турында киңәшмә булды. Руханилар, баш врачлар, мәгариф идарәсе һәм балалар-яшьләр эшләре идарәсе вәкилләре катнашындагы киңәшмәне сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин үткәрде.

Равил Хәйруллин Әлмәт районында кешеләрнең үз-үзләренә кул салу күрсәткечләре югары булуын билгеләп үтте. Мәсәлән, быелның беренче ун аенда 32 үз-үзенә кул салу очрагы теркәлгән. Шулардан 26 кеше хезмәт яшендә булган. 91% асылынып үлүчеләргә туры килә. Үз-үзләрен юк итәргә теләү очраклары 26 булган.

Төп доклад белән психоневрологик диспансерның баш врачы Сергей Лебедев чыкты. Ул китергән саннарга караганда, күрсәткечләр югары калса да, бу яклап уңай динамика сизелә. Аналитик мәгълүматларга караганда, тормыштан туйганнарның күбрәге ир-атлар. Яшь ягыннан алганда, мордар китүчеләрнең зур күпчелеге хезмәт яшендәге (18-60) яшендәге кешеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International