Пациентлар белән дөрес аралашу – дәвалау процесында уңышка ирешүнең зарур шарты

2014 елның 12 декабре, җомга
Пациент белән аралашу дәвалау процессының аерылгысыз өлеше. Врач белән пациентның үзара аңлашуы, максатлар берлеген аңлавы дәвалауның нәтиҗәлелеген тәэмин итә, пациентка дәваның тәэсирен арттыра.

“Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда пациентка шәфкатьле һәм гуманлы караш мәсьәләләренә, учреждение хезмәткәрләренең этика принципларын саклавына зур әһәмият бирелә. Үзара йогынтының коммуникатив процессларын тагы да яхшырту, персоналның стрессларга каршы тору сәләтен арттыру максатында 10-11 декабрьдә конфликтология буенча практик тренинг үткәрелде. “Медицина хезмәткәренең коммуникатив компетентлылыгы. Аралашуда конфликтлар” темасына бизнес-тренер, психология фәннәре кандидаты Татьяна Рябова дәрес үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International