“Журналист” профессиясен алыштыра

2014 елның 12 декабре, җомга
Әлмәт һәм Бөгелмә каләм әһелләренең райондагы иң күптән эшләп килүче ортопедик лабораториягә пресс-туры шулай дип исемләнде.

Лаборатория инде 56 ел кешеләрне тешле итү өчен тырышып хезмәт куя. Монда эшләүче 150 хезмәткәрнең күбесе тәҗрибәле белгечләр, быел гына эшли башлаган 8 яңа хезмәткәр дә алар үрнәгендә осталыкка өйрәнеп килә. Алар журналистларга да бу көнне үз һөнәрләренең күп серләрен ачтылар. Теш протезларын үз куллары белән ясап караган матбугат хезмәткәрләре стоматолог-ортопедларның хезмәте никадәр катлаулы, нечкә эш икәнен үзләре тойдылар, бу хакта укучыларга, ТВ тамашачыларына сөйләгәндә үзләренә дә җиңелрәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International