Рафаил Төхфәтуллинны искә алу кичәсе булды

2014 елның 12 декабре, җомга
Иҗат гомеренең иң зур өлеше Әлмәт шәһәренә туры килгән прозаик, күп кенә тирән эчтәлекле повестьлар авторы Рафаил Төхфәтуллинның тууына 90 ел тула. Шул уңайдан 11 декабрьдә С.Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә язучыны искә алу кичәсе булды.

Язучының вафатыннан соң Әлмәт муниципаль районында аның исемендәге премия булдырылган иде. 20 елга якын вакыт эчендә аңа 80нән артык иҗат кешесе, 4 коллектив лаек булды. “Бер җылы сүз әйткән идең...” дип исемләнгән кичәдә чыгыш ясаучыларның һәммәсе диярлек шул бүләк ияләре иде. Артистлар Луиза Солтанова, Дилбәр Әбүнәгыймова язучының әсәрләреннән өзекләр укыдылар, язучылар Әсгат Салахов, Альберт Хәсәнов, Рафаил Төхфәтуллинның улы Рөстәм язучы турында истәлекләрен сөйләделәр. Валентина Исламова, Таһирә Шәйдуллина, Раилә Мәннәнова, Зиннур Сафиуллин, Инсаф Әхмәтов, “Яшь күңелләр” ансамбле кичәгә җырлары белән ямь бирделәр.

Кичәне матур итеп алып баручы да Р.Төхфәтуллин премиясе лауреаты - шагыйрә Нәфисә Сабирҗанова иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International